Бүген Казанда авиация сәнәгате өчен композит детальләр чыгару буенча "КАПО-Композит" заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, "Объединенная авиастроительная корпорация" ААҖ президенты Михаил Погосян, "Композит" ЯАҖ башлыгы Анатолий Гайданский катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасында катнашты. Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы Карл Маркс ур., 8/13 йортта урнашкан. Чарада Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Россия МИДының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов спортчы-хоккейчылар Алексей Морозовка һәм Данис Зариповка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнарын тапшырды. Чара Казан Кремленең каминлы залында узды, анда «Татнефть» ААҖ генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Шәфәгат Тәһәветдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews челтәренең сатулар буенча директоры Жильберто Грибадо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.
Татарстан Республикасында 3 июльгә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 3 млрд. 497 млн. сум дәрәҗәсендә үтәлгән инде, бу еллык лимитның 74%ын тәшкил итә. Эшләр 2013 ел программасы белән билгеләнгән 823 йортның 821ендә, республиканың 41 муниципаль районында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды, чара видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән алып барылды, шулай ук on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru)
Якын араларда Татарстан Республикасы басуларда эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык республика муниципаль берәмлекләре белән уздырылды, аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика басуларындагы ситуация начарая бара. Әгәр алдагы күрсәткечләр буенча республиканың 12 муниципаль районы эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчкән булса, хәзер инде аңа тагын ун район килеп кушылырга мөмкин. Министр сүзләренә караганда, бу районнар буенча гадәттән тыш хәл игълан ителде, карар проекты әзер инде.
"Казан-Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексының икенче чираты бинасын ачу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара яңа бинаның 25 катындагы Extra Lounge ресторанында узды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казан мэры Илсур Метшин, «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов һәм башкалар катнашылар.