«Казан-Арена» футбол стадионын тиешле санитар-экологик халәткә китерер өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан волонтерлар ярдәме кирәк булачак. Тр Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә бүген бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президленты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru)
Татарстан Республикасында 2013 елның 30 июне торышына 21466 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алуга гариза язган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru).
2020 елга Татарстан Республикасы торакны 1 кеше башына 1 кв. метр исәбеннән файдалануга тапшыруга ирешәчәк, торакны файдалануга тапшыру планы - 3 млн. 957 мең кв. метр. Республика алдына мондый бурычны федераль үзәк куя. Бүген республика киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Гадәттәгечә чара видеоконференцэлемтә режимында барлык республика муниципаль берәмлекләре белән узды, киңәшмә on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru)
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерларына республиканың нәрсә хисабына якындагы ун елда нефть чыгару дәрәҗәсен 32 млн. т күләмендә саклаячагын сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген “Татнефть”нең нефть чыгару урыннары – нефть сәнәгатенең барлык сегментлары буенча нәтиҗәле технологияләрне үзләштерү полигоннары.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Компаниянең 2012 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов чыгыш ясады. “2012 нче ел эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча сыйфатлы үсеш этабы булды”, - дип ышандырды генераль директор. 26 млн. 307 мең т нефть чыгарылган, соңгы 20 елда әлеге күрсәткечнең максималь дәрәҗәсенә ирешелгән. Барлык нефтьнең якынча 45 проценты заманча ысуллар куллану хисабына алынган. Бүлендек һәм бәйле компанияләр хисап елында 302 мең т нефть чыгарган. “Миллер энд Ленц” халыкара бәйсез консалтинг фирмасы бәяләве буенча, 2013 нче ел башына “Татнефть” ААҖнең расланган эшкәртелә, эшкәртелми торган һәм борауланмаган запаслары 869,2 млн. т нефть булган. Хисап елында Самара өлкәсендә 2 яңа нефть чыгару урыны ачылган.