Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан суворов хәрби училищесы башлыгы итеп билгеләнгән генерал-лейтенант ВладимирЧайников белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, беренче вице-премьер Равил Моратов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Валерий Власов һәм Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченко катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Федерациясе эчке эшләр министрының урынбасары, Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре главнокомандующие армия генералы Николай Рогожкин белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Хөкүмәте вице-премьеры Әсхәт Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстанның Иминлек Советы секретаре Валерий Власов катнаштылар.
Бүген Казанда, Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәге залында үткәрелгән беренче чара кысаларында сәламәтлек саклау тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. “Ел табибы – Ак чәчәкләр” VI юбилей конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек һәм социаль үсеш министры урынбасары Татьяна Яковлева, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республиканың медицина җәмәгатьчелеге катнашты.
Бүген журналистлар, “Ак чәчәкләр” республика премиясен тапшыру тантанасыннан соң, РФ вице-премьеры Ольга Голодецның Казанга эш сәфәре нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләре белән кызыксынды. “Казанның медицина оешмаларына карата бер сорау да юк – алар намус белән төзелгән”, - дип белдерде Ольга Голодец массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.
7 нче шәһәр клиник сырхауханәсендә, Республика онкология диспансерында һәм 44 нче балалар бакчасында үзенең Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец "Казаноргсинтез" ААҖда булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән вице-премьер җитештерү цехларын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.
Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде. Казан тимер юл вокзалында аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында “Эгида” компанияләре төркемнәренең эластик пенаполиуретан яңа производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Яңа производствоны эшләтеп җибәрүнең рәсми тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, “Альфа-Банк” ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев, “Эгида+” компаниясе генераль директоры Рев Мостафин катнашты.