DoorHan компанияләр төркеменең генераль директоры Александр Ханин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында компания белән киләчәк хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш проектларын гамәлгә ашыруда DoorHan продукциясен куллану турында сүз барды.
Бүген Македония Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары - финанслар министры Зоран Ставрески һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Македония Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Илия Исайловски, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты. Искә төшерик, Зоран Ставрески җитәкчелегендә Македония Республикасы делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2013 елның 16-17 июне).
Бүген Казанда В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖнең яңа генераль директорын тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфага Ронис Шәрипов билгеләнде. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кайчан да булса ул уздырылган иң матур җирләрнең берсендә булды. Шундый фикерне Казахтсанның Көньяк башкаласында бәйрәм чараларында катнашкан чагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга визиты кысаларында Алмата татарларының милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды, чарада шәһәр хәкиме Әхмәтҗан Есимов та катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Алматаның халыкара аэропортында аны Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов һәм Алматада РФ Генераль консулы Виктор Завьялов каршы алдылар.