ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2013 ел
сишәмбе
Индонезия Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хактаТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр итте. Журналистларның сорауларына шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев җавап бирде.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республиканың Арча һәм Биектау районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәре барышында аны вице-премьер – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Бүген “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеена Иван Грозныйның Лицевой свод (Рәсемле җыентык) уникаль басмасын бүләк итү тантанасы булды. 24 томлык басманы РФ Хисап палатасы җитәкчесе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин тапшырды.

Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Универсиада әзерләүгә һәм уздыруга юнәлдерелгән бюджет чараларын тотуны тикшерү йомгаклары буенча Татарстанга карата җитди сораулар көтми. Бу хакта ул бүген Казанда булачак Студентлар уеннарының кайбер объектларында булу һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин килде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының берничә объектында булды.

“Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әхәт Юлашевны бүген 85 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлады. Ветеранны олылау Казан Кремлендә узды.


5
май, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясе белән танышу барышында Питрәч районында булды. Аны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Дияров озатып йөрде. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында, республиканың Теләче районына эш сәфәре кылып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Искәртеп узабыз, бүген республика башлыгы шулай ук Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарына барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре барышы белән танышу өчен республиканың кайбер районнарына эш визиты белән барды. Сәфәренең беренче пункты Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы булды.

Пасха бәйрәме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге гражданнарны котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! - диелә котлауда. - Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International