Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика усеше” дәүләт программасын хуплады, ул 2020 елга кадәр исәпләнгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде. Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы (Мәскәү) эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул кыскача әлеге тема буенча республикада башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
2013 елның 1 апреленә кадәр Татарстан һәм “Газпром” ААҖ вәкилләре катнашында эш төркеме Татарстан Республикасында газ моторлы комплексы базарын үстерү программасы проектын тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта бүген газ моторлы базар үсеше мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков тарафыннан алып барылган киңәшмәдә катнашучылар үзара килештеләр.
Социалистик Хезмәт Герое, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә 85 яшьлек юбилее белән котлады.