ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә металл эшкәртүче җайланмалар җитештерүләрен булдыру шартлары һәм перспективалары» Халыкара инвестиция форумы эшендә катнашты. (Мәскәү, “Станкин” МГТУ)

Бүген Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов “Новая Тура” технополисында булды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев белән бергәләп эшмәкәрләр өчен булдырылган шартлар белән танышты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Бердәм Роосия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның ТР дагы Төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Республика Хөкүмәте башлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм Татарстан халкының мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен тиешле күрсәтмәләрне бирде.
. “IT-чемпион”ның беренче 5 көндәге нәтиҗәләрен бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.

4
март, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Мәсәкүдә, ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фикрәт Табиевны 85 яшьлеге белән котлады. Ул 19 ел КПСС Татарстан өлкә комитетын җитәкләгән, Советлар Союзының Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булган.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Алабуга муниципаль район Советының XXIII сессиясендә катнашты. Анда 2012 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елга бурычлар билгеләнде. Сессия беренче тапкыр җирле телевидениедә туры эфирда трансляцияләнде.
Бүген Зәйдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аларның 2012 елгы эшчәнлеге һәм 2013 елга куелган бурычлары каралды. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, территоиаль бүлекчәләре, федераль органнар җитәкчеләре катнашты.  
2012 елның йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында сүз барды бүгенге Зәй  муниципаль районы Советы утырышында. Сессия барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Менделеев районында булды. Ул район Советы сессиясендә катнашты, анда узган елга нәтиҗә ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районында үзенең эшлекле сәфәре барышында «mefro» йөк автомобильләре өчен тәгәрмәч дисклары җитештерү заводында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International