Узган елгы корылыктан соң, быел табигать фидакарь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде. Уңайлы һава шартлары республика амбарларын 5 млн. тоннадан артык ашлык белән тулыландырырга мөмкинлек бирде. Татарстанда бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 32,5 центнер тәшкил итте. Шушы мул уңышны тәэмин иткән фидакарьләрне якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан бүген “Баскет-холл”да хөрмәтләделәр. Уңыш бәйрәменә аларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
Бүген Кама Аланында хастаханә һәм тернәкләндерү үзәгенең яңа биналарын ачу тантанасы узды. Тантанада ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов, шулай ук, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чистай” индустриаль паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Парк төзелеше белән шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка рәсми затлар танышты.
“Радиоприбор” җәмгыяте 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бүген предприятиедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Бирегә шулай ук “Ростехнологии” Дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Алексей Алешин, “Радиоэлектронные технологии” концерны генераль директоры Николай Колесов һ.б. килгән иде.Биредә республика башлыгын предприятиенең финанс күрсәткечләре белән таныштырдылар.
Бүген “Ашан” гипермаркетлар челтәренең Казандагы тәүге кибете ишекләрен ачты. Аның ачылышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, “Ашан”ның Россиядәге президенты Франсуа Коломбье, “Ашан Россия” генераль директоры Жан-Пьер Жермен, “Ашан Казан” гипермаркеты директоры Ришар Деннелен һ.б. катнашты.
Газ инфраструктурасы объектларының имин эшчәнлеге өчен “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, республика җитәкчелеге, муниципаль хакимият органнары да җавап бирергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган газ инфраструктурасының имин эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашучыларга әнә шул хакта искәртте.
2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында планлаштырылган зур спорт чаралары чемпионатны оештыру өчен Казанның гаять зур өстенлеге булып тора. Бүген “Россия-2018 оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Сорокин Казанда 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча төбәк оештыру комитеты утырышы төгәлләнгәннән соң журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
Бүген кешелек дөньясына белем өләшүчеләр – укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан “Корстон”да республика мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. Авыр, ләкин мактаулы һөнәр ияләрен котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Мәгариф һәм министры Альберт Гыйльметдинов, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тина Канделаки килгән иде.
Татарстан Республикасы үсеш, кече һәм урта бизнес проектларына ярдәм күрсәтү өлкәсендә Финляндия тәҗрибәсен өйрәнде. Хәзерге вакытта, Финляндия белгечләре катнашында, бу эш тагын да системалырак төс алды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең әйләнә-тирә мохит министры урынбасары Ханнеле Покка белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Лахти шәһәре Инновация-технология үзәге белән Казандагы “Идея” технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумына кул куелды.