Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә "Ford Motor Company" президенты һәм башкарма директоры Алан Мулалли белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Соллерс" ҖЧҖ генераль директоры Вадим Швецов, Ford Sollers уртак предприятиесе башкарма директоры Гадел Ширинов катнашты.
Кунакларны сәламләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов 2011 елның 4 сентябрендә Төркиядә урнашкан Ford Transit һәмFord Transit Connect - "Ford Otosan" заводларына барганын искә төшерде.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россиянең Гадәттән тыш һәм Тулывәкаләтле вәкиле Николай Елизаров белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия чит ил эшләре министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вазыйфаларын башкаручы Рашат Фәттахов һәм ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Сарытауда Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары һәм баш федераль инспекторлар катнашында узучы чараларда катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көньяк Австралиядәге татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Аделаида шәһәрендәге “Интерконтиненталь” отелендә узган очрашуда диаспора активистлары булган 100 дән артык кеше катнашты.
Татарстан алга таба Австралиянең “Элдерс” компаниясе белән ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Аделаида шәһәрендә әлеге компания генераль директоры Малколм Джекман белән очрашуда шулай дип белдерде. Билгеле булганча, республика башлыгы Австралиядә кыска вакытлы эш сәфәрендә.
Автомобиль ягулыгын күпләп сату бәяләренең күтәрелүе һәм илдәге нефть эшкәртү заводларның планлы ремонтка туктавы, бүген Россиянең мотор ягулыгы базарында килеп туган киеренкелекнең төп сәбәпләре итеп күрсәтелә. Автомобиль ягулыгына эчке базарда кытлык туу һәм шуңа бәйле рәвештә сентябрьдә аның бәяләренең атна саен күтәрелүе 36 төбәктә күзәтелде. Моннан Татарстан да читтә калмады.
Татарстанда бүген башланган Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары һәм Россия урман үстерүчеләр җәмгыяте съездлары программасында 2 көнлек чаралар каралган.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашты.
Татарстан Республикасы ил үсешендә Сингапур тәҗрибәсен уңышлы куллануда ачык мисал булып тора. Бүген “Россия Саклы банкы” ААҖнең идарә рәисе Герман Греф Россия-Сингапур эшлекле форумы барышында шундый фикерне белдерде. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.
Татарстан җитәкчелеге Азия инвесторларын Татарстанда күрергә тели һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инвесторлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары потенциаль инвесторлар- Сингапур һәм Азия илләренең эре компанияләре вәкилләре белән очрашты.