Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе вице-президенты Сергей Алдошин белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Сергей Алдошин һәм Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасының эре проектлары, химия һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.
Бүген “Форсаж” картинг-үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына балалар арасында картинг ярышлары старт алды. Башкалага бөтен республикадан иң яхшы узышчылар килде, ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә 120 бала катнаша.