Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Третьяков галереясендә булды. ТР Президентын галерея генераль директоры Зөлфирә Трегулова, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Яңа төбәк сәясәте» эксперт дискуссиясендә катнашты.
Дискуссияне оештыручы – Стратегик эшләнмәләр үзәге Советы рәисе Алексей Кудрин. Дискуссия эшендә шулай ук Владимир өлкәсе Губернаторы Светлана Орлова, Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамонов, Калининград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Антон Алиханов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Нидерландия Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Нидерландия мөнәсәбәтләре кысаларында Нидерландия белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар Форумы – 2017нең «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар дискуссиясендә катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте.
Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданында узучы «Гайдар форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.
Очрашу «Гайдар форумы» VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы һәм аның әгзалары Гомуми җыелышының уртак утырышын уздырды. Чара "Гайдар форумы - 2017" халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мәскәүдә үтте. Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов, Инновацион регионнар ассоциациясенең үзен Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш юнәлешен формалаштыра торган абруйлы экспертиза мәйданчыгы сыйфатында күрсәтүен билгеләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Россиядә чит ил инвестицияләре буенча Консультатив советның «25 еллык юл: Россия социаль-икътисадый үсешендә чит ил инвестицияләре» темасына багышланган иртәнге эшлекле ашында катнашты.
Әңгәмәнең төп темасы – хәзерге Россиядә инвестицион эшчәнлек, бу юнәлештә төбәкләрнең нәтиҗәле эше, чит ил капиталын җәлеп итү өчен шартлар тудыру һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре белән килде. Төп максаты – «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларындагы гамәлләрдә катнашу.
Бүген Рөстәм Миңнеханов форумның «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» үзәк дискуссиясендә, шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышының чираттагы утырышында катнашачак.
2016 елгы көзге чакырылыш кампаниясе барышында хәрби хезмәткә 152 мең кеше чакырылган. Бу хакта бөтенроссия видеоконференцэлемтә форматында узган матбугат конференциясендә РФ ХК Генштабының Баш оештыру-мобилизацияләү идарәсе башлыгы, РФ ФК Генштабы башлыгы урынбасары, генерал-полковник Василий Тошканкуров сөйләде. Анда шулай ук Татарстаннан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин һәм республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.