Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә комплексы, «М-14» торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелешенең барышын тикшереп чыкты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәре һәм укучыларның кышкы каникул көннәрендә төрле мәйданчыкларда 180 спорт-сәламәтләндерү акцияләре узды. Спорт чараларында 81 мең кеше катнашты.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы "Салават күпере" торак комплексында булды.
Татарстан Президентын торак комплекс территориясендә объектлар төзелеше этаплары белән таныштырдылар, агымдагы эшләр барышы һәм күп катлы торак йортларны сафка кертү вакыты турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар 12, 11, 10, 13 нче номерлы кварталларны карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киләчәк чәчү кампаниясенә аграрийларның әзерләнүе турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр: 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпкә, шулай ук 110 балалар бакчасына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа бәйрәме белән котлады.
«Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм, – диелә телеграмма текстында. – Православие чиркәве һәрвакыт безнең җәмгыятьнең берәмлек һәм рухи таянычының мөһим өлеше булып тора.
Бу якты бәйрәм – ышаныч һәм өмет символы – Россия халкына рухны камилләштерүдә, цивилизациянең рухи нигезләрен ныгытуда һәм кешелек идеалларын күтәрү юлында яңа көч-куәт бирсен.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
Вифлеем йолдызының ягымлы нурлары бик күп гасырлар элек Коткаручының тууы турында хәбәр бирде, бүген дә ул дөньядагы барлык христианнарның күңеленә яктылык, иман, өмет һәм сөю өстәп тора. Раштуа миһербанлылык, Ана булу бәхете кебек олы хисләр белән сугарылган, ул безгә шәфкатьлелек һәм гаделлек, рухыбызның мәңге какшамас нигезләре турында һәрчак искәртеп тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевка әнисе Дөргалия Фәрдиева вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 нче яшендә дөнья куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бертуган апасы Дөргалия Шәрип кызы вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 нчы яшендә дөнья куйды.