ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Мәүлет Чавушоглуна Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекнең агымдагы торышы буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Төркия Республикасы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Мостафа  Кемаль Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Мавзолейның Мактаулы кунаклары кенәгәсендә истәлекле язма калдырды һәм Мостафа  Кемаль Ататөркнең тормышына һәм сәяси эшчәнлегенә бгышланган музей экспозициясен карады.   

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ERG İnşaat компаниясе генераль директоры Мозаффәр Оздемир белән очрашты. 
«ERG» компаниясе – капиталы 750 млн. АКШ доллары булган эре төзелеш компаниясе. Төркия сәнәгать объектлары һәм граждан торагы төзелеше базарында «ERG» компаниясе 50 ел эшли инде. ERG төп офисы Әнкара шәһәрендә урнашкан.
ERG компаниясе эре энергетика объектлары, аэропортлар, күперләр һәм тоннельләр, төрле типтагы сәнәгать объектлары һәм җайланмалары төзи һәм монтажлый, проект һәм инжиниринг эшләрен башкара.

Бүген Әнкарада Төркия Республикасы Президенты сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

Яклар башта бер-берсен дусларча сәламләде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга 10 декабрь көнне Стамбулдагы терактка бәйле рәвештә төрек халкының кайгысын уртаклашуын белдерде. 

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты һәм Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты.   
Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашу башлангач, Рөстәм Миңнеханов Төркия халкына 10 декабрьдәге террористик актка бәйле рәвештә кайгыларын уртаклашу белдерде. Татарстан Президенты Төркия Республикасы Икътисад министрына бер атна элек Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәрен оештырган өчен һәм Әнкарада яңа очрашу өчен дә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Хәят» холдингы (Hayat Holding) Идарәсе рәисе Әхмәт Яхъя Кигылы һәм холдингның Директорлар советы әгъзасы, «Кастамону Энтегрэ» компаниясенең вице-президенты Онур Гүвән белән очрашты.
Очрашу барышында яклар «Алабуга» МИЗ территориясендә «Хәят» (Hayat Holding) холдингы компанияләренең бүгенге эш хәлләре һәм аларны үстерү   перспективвлары турында фикер алышты.

Бүген Әнкарага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе генераль директоры Билал Экши белән очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Төркия һава юллары» –  югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүе һәм ышанычлылыгы белән, бәя һәм сыйфат чагыштырмасының уңайлы булуы һәм төрек кунакчыллыгы белән аерылып торган бөтендөнья авиакомпанияләренең берсе.

Бүген иртән иртүк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Анкара шәһренең «Эсенбога» халыкара аэропортына килде.
Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш сәфәре программасында «Хәят» холдингы, «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе вәкилләре белән очрашу. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне киләчәктә үстерү мәсьәләләре Төркия-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашуда каралачак.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң  «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин ур., 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.    

Аңлатмаларны «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов биреп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International