ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә, ул анда Дәүләт Советы утырышында катнашты, утырышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары каралды.

Дәүләт Советы утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Казанда уздырылачак ФИНА Дөнья чемпионатында “Мастерс” категориясендә катнашуга хәзерге вакытта 42 илдән 500дән артык кеше теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Ленов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика конкурсына багышланган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
2015 елда республикадагы югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары 14488дән 16588гә кадәр артачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Вьетнамда. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге делегация составында Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда һәм сөйләшүләрендә катнашты.  

Республика министрлыклары һәм ведомстволарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген камилләштерү - Татарстан үсешенең мөһим элементы. Бу хакта бүген ТР дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасында катнашучылар белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бу чара Казанда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

4
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында якынча 89 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт, 225,3 млн. данә йомырка җитештерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
2015 елда Татарстанда күп фатирлы йортларда капремонт программасы кысаларында 240,9 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Капремонт эшләре 42 муниципаль берәмлекнең 999 күп фатирлы йортның 833ендә башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

3
апрель, 2015 ел
җомга
Бүгенге хезмәт базары шартларында ТР Республикасы кешеләренә контракт буенча хезмәт итү һәм аны үткән вакытта ташламалар турындагы мәгълүматны җиткерергә кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР чакырылыш комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан предприятиеләре энергияне сак тоту буенча зур потенциалга ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 йомгаклары буенча «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга һәм 2015 ел бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында хәбәр итте. Чара Казанда «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасы кысаларында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, федераль һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International