ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның беренче 6 аенда “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмати системасында (ГИС) 11 мең 431 мөрәҗәгать бастырылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев сөйләде.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе бүген Монтовидео шәһәрендә Бөтендөнья сәүдә үзәгенең Ирекле зонасында (World Trade Centre Free Zone) булды.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уругвайга эшлекле сәфәре кысаларында  «Zonamerica» ирекле зонасында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Oversil» автомобиль компаниясе директоры Герман Солер бүген автомобиль продукциясе җитештерү һәм алга сөрү өлкәсендә компания белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Очрашу Монтевидеода (Уругвайда) узды.

Сөт сәнәгате өлкәсендә эшләүче Латин Америкасының алдынгы компанияләре вәкилләре белән бүген Монтевидеода (Уругвай) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Уругвай вице-президенты, Уругвай Генераль Ассамблеясе (парламенты) рәисе Данило Астори белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Уругвай сәнәгать, энергетика һәм тау эшләре министры Роберто Крейммерман да катнашты.

Хәзерге глобаль дөнья көннән-көн илләр арасындагы аерманы бетерә бара һәм без хезмәттәшлек, яңа багланышлар урнаштыру өчен, шул исәптән Уругвай эшлекле даирәләре вәкилләре белән дә, яңа мөмкинлекләр ача барабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беринг-Беллинсгаузен Институтының (IBBA) гамәлгә кую Ассамблеясе һәм «Глобальләшү һәм яңа йогынты үзәкләре» I Конференциясе ачылышында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монтовидео шәһәренә (Уругвай Көнбатыш Республикасы) эш визиты белән килде. «Карраско» халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Уругвайда Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Алексей Лабецкий каршы алды.

Кичә, 2014 елның 13 июльдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бразилиядә бер көнлек эш визитында булды. Ул Рио-де-Жанейродагы 2014 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасын күзәтте.

12
июль, 2014 ел
шимбә
Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында бүген керәшеннәрнең республика күләмендәге “Питрау” халык бәйрәме булды.
Быел ул унбишенче тапкыр уздырылды. Битен ылыслы агачлар каплаган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылган булып, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы халыкны җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International