Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллинаны һәм аның тренеры Фәридә Сафиуллинаны Сочидагы кышкы Паралимпия уеннарының 1 километрга чаңгы спринтының "утырган килеш" төрендә бронза медален яулалулары белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре белән барды.
Татарстан Президенты Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты һәм депутатлар алдында чыгыш ясады. «Безнең планнарыбыз зур. Без сезнең белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы - зур потенциаллы республика. Без мөнәсәбәтләребез кысаларында «юл картасы» әзерлибез инде».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкара класслы спорт мастеры Рушан Миңнегуловны һәм аның тренеры Радик Миңнегуловны XI Паралимпия кышкы уеннарында 20 километрга чаңгы ярышларында яулаган җиңүләре белән котлап, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пфайзер» компаниясенең Россия вәкиллеге башлыгы Данил Блинов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты.