Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) уздырылды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
5-6 март көннәрендә Югары Ослан районы территориясендә урнашкан “Казан” тау чаңгысы комплексында “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы узачак. Аның нидән гыйбарәт икәнен бүген журналистлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта белеште. Форумны, ТР Үсеш корпорациясе һәм ТР экспорт корпорациясе катнашында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, форумда 16 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән 450дән артык кеше катнашачак. Башта катнашучылар саны 250 тирәсе булыр дип фаразланган, әмма бу чарага кызыксыну күрсәтүчеләр артыграк булган. Чит илләргә килгәндә, Бөекбритания, Италия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Чехия, Германия кебек илләрдән вәкилләр килүе көтелә. Алар - эре инвестицион компания һәм фонд, финанс институтлары, төрле бизнес-структуралар, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт органнары вәкилләре.
"Алабуга" МИЗ территориясендә "Шишеджам" компаниясе заводларын төзү проекты мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм генераль директоры Әхмәт Кырман җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашу барышында сүз барды.
Татарстан Республикасында “Кырым кешеләренә ярдәмгә” акча җыю оештырылды.
Бу соңгы көннәрдә күп кенә татарстанлыларның һәм республика сәнәгать предприятиеләре хезмә коллективларының Кырым Автономияле Республикасының кыен хәлдә калган күп милләтле халкына ярдәм күрсәтү инициативасына бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Попечительләр советы утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды, аны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы рәисе, югары уку йортының Попечительләр советы рәисе Сергей Нарышкин алып барды.
Попечительләр советы әгъзалары яшь белгечләр әзерләп чыгару һәм дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казан алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен, шәһәр җитәкчелеге беренче чиратта республика башкаласының икътисадын үстерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә белдерде.
Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән багланышларны киңәйтү өчен хезмәттәшлек өлкәләре һәм эш төркеме булдырылды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФдә КХР Илчелегенең Тулы вәкаләтле министры, сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Ди Чжан, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Сәүдә-икътисадый палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.