ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинеты белән “Почта России” ФДУП арасында Татарстан территориясендә Росссия почтасы элемтәсен камилләштерү буенча документ имзаланды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов кул куйган әлеге рәсми кәгазьдә Казан почта логистик үзәге төзү мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү күздә тотыла.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – ТР социаль-икътисади эшчәнлегенең төрле өлкәләре һәм тармакларына мәгълүмат технологияләрен кертү өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия эшендә шулай ук РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Россия почтасы” ФГУП генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.
2013 елда Татарстан шәһәр һәм районнарында эпидемияләр, авырулар һәм агулану белән бәйле хәлләр теркәлмәгән, бу Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшенең төп уңай нәтиҗәсе булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ведомствоның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Россия тимер юллары” ААҖ арасында 2014 – 2016 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Бу чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун имзаларын куйдылар.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич беренче тапкыр “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Бүген РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булды. Алар Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар

Татарстан Республикасы башкаласы Казан FISU Gala Халыкара студент спорты федерациясе фестивален даими уздыру урыны була ала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара студент спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студент спорт берлеге президенты (РССС) Олег Матыцин һәм FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән очрашуында шул мәсьәлә турында сүз барды. Очрашу Казан Ратушасының ак залында узды.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Ратушасында узган бүләкләү тантанасында Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Халыкара студент спорты федерациясе (FISU) вәкилләре катнашты.

2015 елдан пенсияне яңа формула буенча исәпләп чыгарачаклар. “Хәзерге вакытта пенсия күләменә стаж аз йогынты ясый. Ә пенсияне яңа төрле ысул белән исәпләү стажның әһәмиятен арттырачак”, - дип белдерде бүген әлеге уңайдан ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш барышында 2013 елга «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды. Бөгелмә механика заводында (БМЗ) җайланмалар җитештерүне оештыру турында мәгълүмат тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International