ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген Зәйдә Энергетиклар көне һәм Зәй ГРЭСның 50 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Республиканың зур электостанциясенең юбилей кичәсендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Александр Бобрышевка Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәт өчен” медален тапшырды, ул кичәге көнгә кадәр “Туполев” ААҖ белән “С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең генераль директоры вазыйфасын башкарды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рубин” футбол клубы Попечительләр советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Рубин” футбол клубының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырыш азагында “Рубин” ФК президенты Валерий Сорокин хәбәр иткәнчә, иң беренче чиратта, клубның спонсорлары һәм гамәлгә куючылары сезонның беренче яртысында агымдагы бюджетны караганнар, шулай ук УЕФА линиясе буенча чаралар турында фикер алышканнар.

Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы 2013 елның 19 декабрендә Татарстан республикамы Президенты Аппаратында узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

“Хөрмәтле Россия дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, диелә котлауда. -Дәүләт куркынычсызлыгы органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Сез илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион корылманың, суверенитетның ныклыгын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә, җәмгыятьтә тотрыклылык саклауда зур өлеш кертәсез”.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы утырышын уздырды. Анда фондның бу елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм киләсе елда Зөя утрау-шәһәрлегендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булачак чаралар турында фикер алыштылар.

Бүген Ульяновск шәһәрендә (Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт Йортында) “2013-2015 елларда 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планын раслау турында” Идел буе федераль округы Советы утырышы уздырылды.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында (ИФО) тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.

Идел буе федераль округы составына керүче регион буларак, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмәне ачып, ИФОда тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, ИФОда милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән региональ программаларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә быел соңгысы.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның Югары Ослан районында “Күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программалары. Төбәк операторлары эшен оештыру” темасына багышланган семинар узды.
Семинар утырышының пленар утырышында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков, ТКХ ны реформалаштыруга ярдәм итү фондының генераль директоры Константин Цицин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, тормыш циклы этапларында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International