ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде. Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Вьетнамның Хәрби диңгез флоты башкомандующие, милли оборона министры урынбасары Нгуен Ван Хиен җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән заводы генераль директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һ.б. катнашты.

Татарстан белән Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турында меморандумга бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Союзы Республикасына визиты кысаларында имза салынды. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Татарстан вертолетлары, йөк автомобильләре һәм машина төзелеше комплексының бүтән продукциясе Мьянмада кирәкле булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг белән очрашуда бу фикерне әйтте. Очрашу Янгонта Татарстан Республикасы Президентының Мьянмага эш визиты кысаларында узды, анда шулай ук илнең финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм Мьянма сәүдә министры Вин Шейн, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов катнашты.

Дөньяда билгеле булган буддачылар пагодаларының берсендә, Мьянманың төп истәлекле җире - Шведагон пагодасында -  бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мьянма Берлеге Республикасына килде. Янгон халыкара аэропортында ТР Президентын Россия Федерациясенең Мьянмада Гадәттән тыш һәм Тулы вәкләтле илсече Василий Поспелов каршы алды.


22
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
Казанда чын гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме – “Милләт кроссы-2013” Бөтенроссия йөгереш көне узды.

Гадәттәгечә гаилә командалары һәм спорт ветераннары йөгереше, VIP-йөгереш һәм массакүләм йөгереш булды. Шулай ук бүген бу спорт бәйрәменә велосипедчылар да кушылды.

21
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татарстан дәүләт драма һәм комедия театрында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү сроклары һәм алымнары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Леонтьев үзәге” (Санкт-Петербург) халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләре белән очрашуда фикер алышты.
Очрашу “Связьинвестнефтехим”ААҖ киңәшмәләр залында узды, анда “Граждан инициативаларына ярдәм буенча Кудрин фонды” җитәкчесе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
ТР Премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл халкын сөт җитештерү белән ныклап шөгыльләнергә чакырды.
Бүген ул ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә республикада сөт җитештерү турында сөйләде. “Үтеп бара торган ел коры булды, һәм бик зур табыш булыр дип көтеп булмый. Бу очракта сөт акчалата керемнең һәм табышның төп чыганагы була”, - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International