ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән Бостон шәһәрендә очрашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты эш визиты белән Бостон шәһәренә (АКШ) килде (2013 елның 15-17 сентябре). Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда төрле Америка югары уку йортларында укучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың эре шәһәрләреннән килгән татар җәмәгатьчелеге активистлары, туган иле белән элемтәләрен өзмәгән ватандашларыбыз катнашты.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты) визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте. Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

АКШ һәм бөтен дөньяда алдынгы дип саналган уку йортында - Массачусетс технологик институтутында – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Искә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ) эш визиты белән "Россия Инновацион Атна"сында катнашырга килде. Массачусетс технологик институты Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә(1 Broadway, Cambridge) урнашкан. Бу югары уку йортын еш кына Массачусетс технологик университеты яки Массачусетс технологияләр институты дип дә атыйлар (Massachusetts Institute of Technology, MIT).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов IPG Photonics компаниясе штаб-квартирасында (Массачусетс, АКШ) булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән “Россия Инновацион атнасы” чараларында катнашу өчен Бостон шәһәренә (АКШ) килде.

Бүген Казанда “Электрон мәктәп-2013” II халыкара конференция эшли башлады. Пленар утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федераль казначылык җитәкчесе һәм "Казначылык системалары үсеше перспективалары” Халыкара конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасыннан анда Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш алып бару идарәсе башлыгы Альберт Нафигин һ.б. катнашты.

15
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты). Сәфәрнең төп максаты - "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW). Чара икенче мәртәбә уздырыла (беренчесе 2012 елда уздырылды), аның төп бурычы - Россия инновацион индустриясенең потенциалын күрсәтү.


14
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Россия Тикшерү комитеты рәисе Кубогына дзюдо буенча II бөтенроссия яшүсмерләр турниры ачылды. Ул Батырлык ордены (үлгәннән соң бирелгән) яшь кавалерлары – Ногинскида яшәгән Женя Табаков һәм Яр Чаллыда яшәгән Данил Садыйков һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган тикшерү комитеты хезмәткәрләре истәлегенә багышланган. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Тикшерү Комитеты рәисенең өлкән ярдәмчесе Игорь Комиссаров катнашты.

ТР да хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасы кысаларында агымдагы елда Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә полиция участок вәкилләре өчен 82 торак йорт төзелеше планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә эшнең барышы турында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин җиткерде.


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков нотариусларны Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының 20 еллыгы белән котлады.

Искә төшерәбез, егерме ел элек, 1993 елның февралендә Россия Федерациясенең нотариат турында закон нигезләре кабул ителгән, дәүләт нотариусларының шәхси практикага күчү һәм яңа коммерцияле булмаган оешма – Нотариаль палата булдыру мөмкинлеге барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International