ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның “Корстон” комплексында башланган “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасы булыру һәм җәелдерү: перспективалар һәм чынбарлык” I халыкара транспорт-логистика форумының пленар утырышында катнашты. Аның ачылышында ул форумда катнашучыларны, РФ транспорт министры Максим Соколов һәм башка министрларны аерым әйтеп сәламләп, биредә 350дән артык бизнес вәкиле, Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм 7 илдән килгән дәүләт структуралары вәкилләре катнашуын билгеләп үтте.

Бүген Питрәч муниципаль районы Советы утырышы узды, анда районның яңа башлыгы сайланды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының 33 нче сессиясендә Александр Тыгин Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды. Александр Тыгин кандидатурасы өчен Совет утырышында катнашучы 47 депутатның 46 сы яшерен тавыш бирү ысулы белән үзләренең тавышларын биргәннәр.

Яшел Үзән муниципаль районы Советының 33 нче сессиясе эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Питрәчтә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды һәм яңа спорт мәйданчыгын ачты.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген кич белән Казанга Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алдылар.
Бүген Биек Тауда яңа боз сарае ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге турында”гы мәсьәлә каралды. Совет эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчеләр катнашты.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген атаклы Польша режиссеры Кшиштоф Занусси белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия федераль таможня хезмәтенең Куркынычлылык һәм оператив контроль идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Юрий Камалтынов, ТР Иминлек Советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “РЖД” ААҖнең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советы утырышында катнашты.

Утырышны “РЖД” ААҖнең Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов ачты. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тимер юлчылар уздырган чараларда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International