Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (“Роснано”) Дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында Россиянең Либераль-демократик партиясе фракциясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Искәндәр Мөфлихановның ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасыннан азат ителүе турында Указга кул куйды.
Бүген Казан Теннис академиясендә ел саен үткәрелә торган “Роснано” Мәктәп Лигасы программасының төп вакыйгаларының берсе – “Наноград” Җәйге мәктәбенең ачылу тантанасы булды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасының элекке икътисад министры Дамир Бикбовны соңгы юлга озаттылар, ул кичә 67 нче яшендә вафат булды. Бүген хушлашырга дип, туганнарыннан һәм якыннарыннан тыш, министрлар, Татарстанның эре предприятие җитәкчеләре, төрле елларда Дамир Бикбов белән эшләгән алдынгы хезмәткәрләр килде. Хушлашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Анда нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре мәнфәгатьләрен яктыртучы проектлар каралды.
Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомуми мәйданы 3 млн гектардан артык булса, бүген шуның 75 мең гектары тиешенчә яки бөтенләй файдаланылмый ята. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенең ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе белән берлектә республиканың барлык территориясендә уздырган мониторинг нәтиҗәләре әнә шундый. 21 майдан алып үткәрелгән мониторинг республиканың барлык 43 районын колачлаган.
Бүген ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе белән очрашты. Әлеге модель табигый һәм мәдәни мирасны саклау проблемасына җәлеп итү максатын куя. Бу көннәрдә Казанда Яшьләр моделенең пленар утырышы уза.
Бүгенге көннән Татарстан Республикасында ведомствоара электрон багланышлар системасы (СМЭВ) кертелә, ул республика халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне, шул исәптән, хакимият органнарыннан төрле справкалар алуны җиңеләйтә.
Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.