Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Кече Улисс бухтасындагы моряклар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Тын океан флоты җитәкчелеге вәкилләре белән кече корабльләрнең берсенең бортына менде, анда аңа танышу экскурсиясе уздырдылар.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье өлкәсе губернаторы Владимир Миклушевский Владивостокта Приморье өлкәсе администрациясендә Ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.
Бүген Влидивостокта Казан мәчете нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Әһәмиятле вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье өлкәсенең вице-губернаторы Ирина Василькова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Приморье өлкәсе мөфтие имам Абдулла Ишмөхәммәтов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән Казакъстан арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә үз өлешен кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков белән очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Parallels” компаниясе идарәсе рәисе, компаниягә нигез салучы һәм баш архитекторы Сергей Белоусов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясенең (РИТА) һәм Дәүләт Думасы фән, фәнни технологияләр комитетының “Инновацион үсеш территорияләре эшен закон белән тәэмин итү” темасына багышланган күчмә утырышында катнашты.