ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2011 ел
җомга
ТР авыл хуҗалыгы тармагының 2012 елдагы эш нәтиҗәләренә киләсе елның февраль урталарында Мамадыш районында узачак республика киңәшмәсендә җентекле анализ ясалачак. Ә бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә терлекелектәге 11 айлык эш нәтиҗәләре игълан ителде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР эре шәһәрләрендә “Җир өстеннән узучы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү” программасының 2011 елда үтәлеш нәтиҗәләре дә игълан ителде.
Татарстан быел торакны сафка бастыру буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәсен үтәп чыкты. Республикада агымдагы елда планлаштырылганнан да артыграк – 2 млн 396,1 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылды. Шул рәвешле,файдалануга тапшырылган торак күләме узган елга караганда 18 процентка артыграк булды.

29
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов эш сәфәре белән Түбән Камада булды. Алар шәһәрнең эре предприятиеләре белән танышты һәм “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының ирешелгән күләмнәре һәм продукция күрсәткечләре хакында фикер алышты.
2011 елда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон формада 10 млн тапкыр күрсәтелгән. Әлеге мәгълүмат бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә яңгырады. Ул дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән күрсәтү мәсьәләләренә багышланган иде.

28
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда кулланыла торган кар чистарту техникасы һәм урамнарны җыештыру технологиясе күргәзмәсендә булды. Республика башлыгы белән бергә яңа машиналар, реагентлар һәм башка экспонатларны “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Казан мэры Илсур Метшин да карады.
Бүген “Корстон”да “Ел җитәкчесе” республика бәйгесенең быелгы лауреатларын хөрмәтләделәр. Тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
16 нчы ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР муниципаль берәмлекләренең VI корылтае узган иде. Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты утырышының көн үзәгенә, корылтай нәтиҗәләре буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралары планы турындагы мәсьәлә чыгарылды. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

27
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республика эшкуарларын якынлашып килүче 2012 ел белән котлады. Кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашу ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International