Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты. Әлеге утырышта РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия алда торган децентрализациянең төп алымнарын һәм проблемаларын билгеләде.
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе Финанс министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча киңәйтелгән утырышы узды. Аны РФ Финанс министры Антон Силуанов алып барды.