ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2011 ел
җомга
Бүген компания делегациясе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында Татарстанның “IMG sport, entertainment, media” стадионнар коммерцияле активлары буенча сәүдә һәм маркетинг буенча әйдәп баручы компанияләрнең берсе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

25
август, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан белән Мәскәү хезмәттәшлеге потенциалы тормышның барлык өлкәләрендә дә кирәкле. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда Мәскәү көннәрен ачу тантанасында белдерде.

Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре (25-26 август) кысаларында Мәскәүдәге Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре һәм Татарстаннан китеп илебез башкаласында гомер итүчеләрне кабул итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайтның “Татарстан: тормыш тизлеге” дигән фильмын тәкъдим иттеләр.

Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда Мәскәү көннәре узуы уңаеннан котлау юллады.


24
август, 2011 ел
чәршәмбе
“Казан” Халыкара аэропортында 2013 елгы Универсиада рухы сизелде. Волонтерлар, журналистлар, спортчыларның туганнары һәм дуслары, җанатарлар FISU әләме пәйда булуын көтте. Кытайдан әләмне алып кайтучы Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Зорге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә булды.

Якын көннәрдә Универсиада, туристлык объектларында, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының басма продукциясендә Интернет челтәрендәге тиешле сайтларга смартфон һәм коммуникаторлар ярдәмендә тиз арада керү өчен махсус кодлар барлыкка киләчәк. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә tag-кодларны куллану перспективалары хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне республика Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.


23
август, 2011 ел
сишәмбе

“2013 елгы Универсиада башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасында 2011 елда Шеньженьда (Кытай) 26 нчы җәйге Универсиаданы ябу нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән телекүпер оештырылды. Телекүпердә ТР Премьер-министры Илдар Халиков (Казанда) һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин (Шеньженьда) катнашты.

Казанда узучы спорт чаралары барышында рухи уңайлылык һәм ирек дәрәҗәсе Кытайдагыга караганда югарырак. Кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты башлыгы Игорь Шувалов FISU флагын Шеньженьнан Казанга тапшыру тантанасыннан соң үткәрелгән видеоконференция барышында әнә шулай дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International