ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2011 ел
дүшәмбе

“Президент буларак мин Татарстан көндәшлеккә сәләтле булсын өчен барысын да эшләячәкмен”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада ясаган чыгышында. Биредә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча өченче Гомумхалык праймеризы уза.


24
июль, 2011 ел
якшәмбе

"Булгария" теплоходын су астыннан күтәрү буенча операция җитәкчесе, РФ транспорт министры урынбасары Виктор Олерский эшкә нәтиҗәләр ясады. Аның фикеренчә, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән кешеләрнең мәетләре суднода.


22
июль, 2011 ел
җомга

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә Елга вокзалының яңа бинасы ачылды.
Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Константин Черепенников, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас һәм сынлы сәнгать департаменты директоры Рамазан Колоев һәм башкалар катнашында узды.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 проектындагы кече ракета корабы корпусын урнаштыру тантанасында катнашты.

Татарстанда 2011 елгы капиталь төзекләндерү программасында каралган 999 йортның 321ендә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнгән инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.

Татарстан Республикасында август башына 4 миллион тонна сенаж һәм 1 миллион тонна печән әзерләү бурычы куелган. Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.


21
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

“Казан медицина инструментлары заводы” ААҖ бүген 80 еллыгын бәйрәм итә.”Корстон”да узган тантанага юбилярларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнарга, әгәр мондый проблема бар икән, эш эзләүдә ярдәм итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында “2010/2011 елгы ягу сезонында ТР җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгын оештыру эшләренең нәтиҗәләре һәм 2011/2012 елгы ягу сезонына нәтиҗәле әзерләнү буенча бурычлар турында”гы мәсьәлә буенча үткәерлгән утырышта шундый тәкъдим белән чыкты.

Татарстан белән Кытай арасында алга таба хезмәтәшлекне үстерү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасы коммерция министры урынбасары Чжун Шань белән очрашуы вакытында күтәрелде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә гражданнарга электрон формада дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияттәге хезмәтләр күрсәтүгә багышланган киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International