Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе вице-президенты Сергей Алдошин белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Сергей Алдошин һәм Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасының эре проектлары, химия һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.
Бүген “Форсаж” картинг-үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына балалар арасында картинг ярышлары старт алды. Башкалага бөтен республикадан иң яхшы узышчылар килде, ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә 120 бала катнаша.
Бүген Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында I Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Татарстан, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия республикалары, Киров, Ульяновск, Оренбург, Төмән, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе, Тамбов, Пенза һәм башка өлкәләр, Пермь крае делегацияләре, Кытай Халык Республикасыннан килгән татар диаспорасы вәкилләре бер-бер артлы изге дога белән башланган бәйрәм мәйданы тирәли әйләнде. Гали авылы Сабан туенда мактаулы кунаклардан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков чыгыш ясады, анда РФ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.