ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елда Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты рәистәше Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Россиядә Өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдән башлана. Татарстанда олы яшьтәге өлкәннәр республика Рәисеннән бүләк җыелмалары алачак. Өлкән буын вәкилләре бушлай концертларга, музейларга һәм мунчаларга барачак, алар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар Өлкәннәр көненә багышланган чаралар, ташламалар һәм пенсияләрне индексацияләү турында сөйләделәр.

Бүген ТР Фәннәр академиясендә Е.К. Завойский ис. халыкара премияне тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


27
сентябрь, 2025 ел
шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

Татарстан икътисады һәм техникасы үсешендә мөһим роль уйнаган хезмәтегезнең намусы һәм танылуы булган Машина төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән котлауларыгызны кабул итегез.

Татарстанда социаль-мәдәни объектларга җылы бирү сезонына әзерлеге 100%ка җиткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда быел 226 медицина учреждениесе ремонтлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


26
сентябрь, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Уктан ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» IV бөтенроссия ярышларын ябу тантанасында катнашты.

Чара Казанның «Ак Барс Арена» стадионында узды.  

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, 2025 елның 1 нче яртыеллыгында компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International