ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТРның Әгерҗе муниципаль районында яңа мәктәп һәм күп функцияле үзәк ачылышында катнашты.

Илдар Халиков Яморза авылы халкын күп функцияле үзәк ачылу белән котлады. Ул ассызыклаганча, соңгы 4 елда Татарстанда 184 шундый үзәк ачылган.
Бүген Сарман районының Ләке авылында күп функцияле үзәк ачылды, шулай итеп хәзер бер түбә астында мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты эшләячәк. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашты.
Республика көне - 30 август уңаеннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов исеменә күп санда котлау телеграммалары килде. Республика көне белән котлауны РФ Федераль Җыелышының Федераль Советы рәисе Валентина Матвиенко юллады. "Республиканың бөтен халкын Татарстан Республикасы барлыкка килүгә 95 ел тулу көне белән чын йөрәктән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Сезнең үзенчәлекле төбәк үзенең мәдәниятләр төрлелеге белән һәрвакытта да кадерләп саклаган борынгы тарихка һәм бай гореф-гадәтләргә ия". 
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зеленодольскта муниципаль район активы белән очрашты. Аерым алганда, очрашуда ул районда яшәүчеләрне авария хәлендәге торактан күчерү пробелмасының актуальлегенә игътибарны юнәлтте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск шәһәрендә капремонттан соң бала табу йортын карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районына эш сәфәре кысаларында Зеленодольск психоневрология интернатының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Зеленодольскта «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасы ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы - Зеленодольск мэры Александр Тыгин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, аның төзелешенә 140 млн. сум тотылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Торак комплексының төзелеш мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов өчен кыскача презентация уздырдылар, шул чакта торак комплексы кварталлары турында, торак фонды күләме турында, торакны гамәлгә кертү сроклары турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Рубин» президенты Валерий Сорокинга һәм баш тренеры Ринат Билялетдиновка, команда уенының түбән дәрәҗәдә булуы сәбәпле, клубка идарә буенча вазыйфаларыннан ирекле рәвештә баш тартырга тәкъдим итте.


30
август, 2015 ел
якшәмбе

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул Kazan-Arena стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда аның котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм кунагы ишетте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International