ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Бишкек аэропортында аны Кыргызстан Республикасы вице-премьеры-министры Валерий Диль, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Болот Җунусов һәм башкалар каршы алды.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районында булды. Анда Тенеш шәһәр тибындагы посёлогы Мәдәният йортын карады. 1977 елда төзелгән бинага күптән түгел капиталь ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган. Барлыгы 8,2 млн.сум акча тотылган.

Бадминтон буенча Европа конфедерациясе Генераль секретаре Брайан Агербак Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Казанда 2014 елда Европа чемпионаты уңышлы үткәрелүе өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе транспорт прокуроры Сергей Беловка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бүгенге көндә Татарстан Республикасының мөһим икътисадый партнерларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салих җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.

28
февраль, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы  арасында имзаланган Килешү заман вәзгыятен чагылдыра һәм багланышлар өчен юнәлешләрне билгели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасында) белдерде.

Бүген Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасы) Татарстан Республикасы белән Кабарда-Балкар Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков куйды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Нальчикта эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Нальчикка килүгә үк, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков белән “бергә-бер” форматында әңгәмә уздырды. Аннары очрашу Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында дәвам итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасына эш визиты белән килде. Нальчик шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков каршы алды. 

2015 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, быел дәүләт ярдәме 13,6 млрд. сум күләмендә каралган, шул исәптән федераль һәм республика бюджетларының һәрберсеннән – 6,8 млрд. сум.

2015 елның 27 февраленә Татарстан Республикасында 357,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 14,9 %. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International