Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр ел саен уздырыла торган Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу өчен эш сәфәре белән Швейцария Давосына килде. Россия Федерациясе вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов та бар.
2015 елда гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан эчке эшләр органнарының алдынгы бурычы булып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Olam International Ltd компаниясенең баш вице-президенты Радж Вардхан һәм вице-президены Сумант Кумар Де белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.