ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында балалар өчен беренче стационар хоспис ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Химиклар” мәдәният йорты янындагы паркта күп функцияле мәйданчыкта булды. Паркны реконструкцияләүгә бәйле алдагы планнар турында республика җитәкчесенә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

Бүген, 2014 елның 2 июнь көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” автойөрүдә катнашучылар белән очрашуы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында трансляцияләнәчәк (www.prav.tatarstan.ru). Чара Казан үзәгендә, Казан Кремленең Спасс манарасы янында узачак.


1
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Хөкүмәте кубогына картинг буенча ярышлар уза. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган турнир республикада тугызынчы ел рәттән уздырыла.

31
май, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара Fair Play комитеты президенты Йено Камути белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма (АНО) җитәкчесе Азат Кадыров катнашты.
Республика кырларындагы игеннәргә һава шартларының тәэсире турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 40 муниципаль районда 793 объектның 784ендә башланган. Ике атна өчен динамика 28 йорт тәшкил итә. 6 муниципаль районда 12 объектта эшләр графиктан 20%ка артта бара.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык (ТКХ) министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

30
май, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Чукурова Макина компании» идарәсе рәисе Али Самса Карамәхмәт белән очрашты.

Очрашу «Чукурова Макина» заводы территориясендә узды, анда Мәрсин провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар катнашты.

Татарстан төрек бизнесы өчен гаять зур Россия базарына чыгу мәйданчыгы була ала.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Мерсин шәһәрендә узган Татарстан-Төркия эшлекле форумында белдерде. Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар бар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында «Ашут Файбергласс» пыяла җепселләреннән торбалар җитештерү заводында булды (Мәрсин шәһәре).

Танышу экскурсиясе барышында ТР Президентын Мәрсин провинциясе губернаторы (Төркия Республикасы) Хәсән Басри Гүзәлоглу һәм Мәрсин шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International