ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Менделеевск районындагы «Аммоний» метанол һәм карбамид заводының төзелеш мәйданчыгында булды. Ул төзелеш барышы белән танышты һәм бу масштаблы проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


14
май, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре, диниара һәм милләтара татулыкны ныгыту мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Истанбул Университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Невзат Ялчынташ белән очрашты.

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышлап уздырылган тантаналы чара алдыннан, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казанга эш сәфәреннән булган уй-фикерләре белән уртаклашты. “Бүгенге эш программасы бик эчтәлекле булды. Без илдә иң яхшыларның берсе саналган, ун ай эчендә сафка бастырылган, иң алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган искиткеч Республика кан үзәген ачтык”, - дип башлады министр сүзен. 

Бүген Россиянең борынгы саналган медицина вузы - Казан дәүләт медицина университеты 200 еллыгын билгеләп үтә. Казанның Зур Концертлар залында юбилей датасына багышлап уздырылган тантаналы чарада РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Вероника Скворцова Казанда эш сәфәре белән (2014 елның13-14 мае), сәфәрнең төп максаты – Казан дәүләт медицина университетына (КГМУ) 200 ел тулуга багышланган чараларда катнашу.

Казанда, Казан Ратушасында “Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлар советы” төбәкара иҗтимагый оешмасының гомуми җыелышы узды. Бу чарада Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба, И.М.Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры Петр Глыбочко, КДМУ ректоры Алексей Созинов катнашты.
Бүген Казанда РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Азино” балалар поликлиникасында булды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сәфәренең максаты - Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин озатуында Республика кан үзәге ачылышында катнашты, аннан соң “Азино” балалар поликлиникасына юнәлде.
РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәгенддә булды.

Искә төшерәбез, Россия сәламәтлек саклау министры Казанда эшлекле сәфәрдә (2014 елның 13-14 мае), аның сәфәренең максаты – Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышланган чараларда катнашу.

Вероника Скворцованы РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Гадел Вафин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында район басулары өстеннән очып узды һәм хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International