ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләлре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева раслауны таләп итүче тарихи үзәктә төзү проектларын тәкъдир итте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзекләндерү һәм төзелеш объктларын карап чыкты. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрделәр. 2012-2013 еллардагы мәдәни мирасны саклау кысаларындагы эш нәтиҗәләре буенча объектларны карау Бауман һәм Астрономическая урамнары киселешеннән башланды. 


12
апрель, 2014 ел
шимбә

Кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген саклау һәм үстерү мәсьәләсе Татарстан өчен бик мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 2014 нче елның 1 нче кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.  

11 нче апрельгә Татарстан Республикасында 753 мең кв. м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 31,4 процентын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы 2 атнада 132 мең кв.м торак тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең 2014 нче елның 11 нче апреленә булган мәгълүматы буенча, 2014 нче елның 1 нче кварталында төзелеш тармагында 11 гадәттән тыш хәл теркәлгән, аның 7се эшчеләр командировкага барганда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә килеп чыккан. Калган 7сенең 5се биеклектән егылу һәм 2се предметлар җимерелү нәтиҗәсендә булган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады.

11
апрель, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә берничә очрашу үткәрде. Аерым алганда, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән очрашу кысаларында социаль-мәдәни һәм спорт инфраструктурасы объектлары мәсьәләләре турында сүз барды. 

ТР Хөкүмәте Йортында бүген, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә, WorldSkills Russia 2014 эшче һөнәрләренең милли чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасы күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Чарада МИЗның 2013 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарылды,агымдагы елда эшчәнлек юнәлешләре һәм 2024 елга хәтле перспектив план каралды. Утырыш эшендә шулай ук "Махсус икътисадый зоналар" ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков катнашты.


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә "Хави Логистик Алабуга" ҖЧҖнең җитештерү-бүленеш үзәге төзелеше һәм "Хухтамаки Фудсервис Алабуга" ҖЧҖнең бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм кәгазьдән упаковкаларны җитештерү предприятиесе төзелеше ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Хави Логистик Европа" компаниясе президенты Халук Илкдемирчи,"Хухтамаки" Көнчыгыш Европа буенча вице-президенты Ким Аганимов, "Макдоналдс" Россиядә генераль директоры Алексей Семенов, "ОЭЗ ППТ "Алабуга" ААҖ директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районының башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар катништы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International