ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “ЛУКОЙЛ” ААҖ вице-президенты, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Кытайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урумчи шәһәренең иннцион һәм икътисадый үсеш зонасында булды. Ул махсус икътисадый зонаны булдыру һәм аның эшчәнлеге тәҗрибәсе белән танышты.  

Бүген Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгыр автономия районы үзәге Урумчи шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды.


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде. Визит Синьцзян-Уйгыр автономия районының үзәге Урумчи шәһәреннән башланды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар. 

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының балалар-үсмерләр һәм олимпия резервының махсуслаштырылган спорт мәктәпләрендә 88 мең 436 бала спорт белән шөгыльләнә. Бу республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның гомуми санының 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Рафис Борһанов хәбәр итте. Утырыш “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде.

Чаллыда төзелеш, юл-урам челтәрен реконструкцияләү һәм төзекләндерү, яңа трамвай линиясен төзү, шулай ук сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре буенча уиңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә Чаллыдагы ИТ-парк мәйданчыгында үтте. Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрне инфраструктура белән тәэмин итү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре шәһәр өчен бик мөһим. 2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрелгәнгә, безгә вакыт һәм ресурслар җитмәде, дип әйтте ул, әмма хәзер без берничә мәсьәләне карадык һәм алга таба үсеш этапларын билгеләдек. 

Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе Татарстан икътисадының үсеш ноктасы булып тора, һәм монда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ лидер позициясендә тора. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык җыелышында белдерде

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында компаниянең Директорлар советы формалаштырылды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров финанс-икътисадый эшчәнлек турында нотык белән чыгыш ясады.

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖдә акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров финанс-икътисадый эшчәнлек турында нотык белән чыгыш ясады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖнең полистироллар җитештерүнең дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанада катнашты. Чарада "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖнең директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International