ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советта катнашучылар 2014 – 2016 елларга Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасын” карадылар. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында алып барды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Гадел Россия” партиясе рәисе, “Гадел Россия” партиясенең Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасындагы фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасында региональ бүлекчәсе Советы рәисе Рушания Билгильдиева, Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм башкалар катнашты.

Казандагы 2015 елгы XVI су спорт төрләре чемпионатына әзерләнү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе(FINA) президенты Хулио Маглионе, FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе вәкилләре сөйләште. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, XVI су спорт төрләре чемпионатының рәсми оештыручысы - “Казан-2013” башкарма дирекциясе Азат Кадыров катнаштылар.

Бүген Казан Кремлендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Швабе» ААҖ генераль директоры Сергей Максин инновацион инжиниринг үзәген – «Смарт Сити Казан» мәйданчыгында «Швабе» ААҖ фән шәһәрчеген оештыру проекты буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Сергей Максин кыскача гына компаниянең икътисадый күрсәткечләре һәм киләчәктә үсеш перспективалары турында сөйләде.

Татарстан Республикасында, һәм гомумән Идел буе федераль округында, легаль булмаган эмиграция мәсьәләсе кискен тора, миграцион агымнарны күзәтү буенча җитди эш алып барыла.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елда Идел буе федераль округы прокуратурасы органнарының эш йомгаклары һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар буенча оператив киңәшмәдә белдерде. Оператив киңәшмә Казанда, ТР прокуратурасы бинасында (Кремль, ур. 14) узды, аны Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка алып барды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев һәм башкалар катнашты.

 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Прокуратурасы бинасында (Кремль, ур. 14) 2013 елда Идел буе федераль округы прокуратурасы органнарының эш йомгаклары һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар буенча оператив киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка алып барды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне ачып, Юрий Чайка хәбәр иткәнчә, узган ел прокурорларның бөтен көче социаль һәм икътисадый өлкәләрдә хокук бозуларга каршы күзәтчелек чаралары уздыруга юнәлде, вәкаләтле органнар белән үзара хезмәттәшлек тәэмин ителде һәм закон бозу фактларына оператив мөнәсәбәт күрсәтелде.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Тюрингия федераль җиренең Икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Maire Technimont Италия компанияләре төркеменең Директорлар советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директор Рафинат Яруллин, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның ике аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм апрель аена һәм быелның икенче кварталына бюджеты расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International