Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Кырым Республикасында Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге гамәлгә куелды. Татарстан Республикасының Кырым Республикасында Даими вәкиле булып Илмир Тимергалиев билгеләнде.
Кырымтатар халкының VI чакырылыш Корылтаеның чираттан тыш II сессиясе бүген Бакчасарайда уздырыла. Корылтай эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов һ.б. рәсми затлар катнаша. Корылтайның бүгенге утырышында Кырымда кырымтатар милли автономиясен булдыру турындагы мәсьәлә каралышка тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Мәҗлес әгъзасы, Кырым Дәүләт советы депутаты Рәмзи Ильясов, дип тапшыра “Крыминформ”.
2014 елның 16 маеннан 20 маена кадәр Казанда WorldSkills эшче һөнәрләре милли чемпионаты узачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка чарага әзерлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
WorldSkills эшче һөнәрләре милли чемпионатына әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чемпионат 35 эшче һөнәре буенча уздырылачак. Анда махсус урта уку йортлары студентлары һәм укучылары катнашачак – барлыгы 500ләп кеше. Моннан тыш, чемпионатка Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән чакырылган кунаклар киләчәк.
Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау, урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалануны оптимальләштерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Уфа шәһәрендә узган Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында каралды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырыш эшендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашты.