ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2014 ел
якшәмбе
ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин гражданнар авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

8
февраль, 2014 ел
шимбә
Россия фәне көне белән фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм,- диелә мөрәҗәгатьтә.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Сәнәгать өлкәсендәге инвестиция проектлары һәм зур Иннополис проекты ТРның Югары Ослан районы икътисады үсешендә уңышлы дәлил булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры район Советының йомгаклау сессиясе барышында белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров булды. Теләче районының 2013 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурыч-максатлары турындагы доклад белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.

"Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУПнең яңа бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Бина кыска вакытта шәһәр үзәгендә (Париж Комуннасы ур., 8) төзелгән. "Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУП генераль директоры Лена Хамзина Рөстәм Миңнехановка төзелеш барышы турында сөйләде, хезмәткәрләрнең эш урыннарын, гражданнарны кабул итү зонасын һәм башка бүлмәләрне күрсәтте.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак коллегия утырышлары уздырылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР вице-премьеры Юрий Камалтынов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм башкалар катнашты.

Татарстан башкаласында бүген 2013 елда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. “Казан” ММҮдә идарәнең коллегия утырышы узды, аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоу чараларында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, технологик эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү – Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоу бөтенроссия программасының икенче этабы Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды.

Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйһетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.  Яклар алга таба багланышлар мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслау турында да сөйләштеләр.

2014 елда Суд приставлары 50 мең Татарстанлының чит илгә чыгу хокукын чикләүне планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International