2013 елның 29 ноябренә Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни еллык планның 89,4%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Казахстан Республиксының Кызыл Орда өлкәсенең потенциалы зур, һәм Татарстан җитәкчелеге аерым алганда шушы регион белән һәм тулаем Казахстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев җитәкчелегендәге делегациясе белән Казан Кремлендә узган очрашуда хәбәр итте.
Белоруссия, Казахстан һәм Россия Таможня союзын төзү, аны соңыннан Евразия икътисадый бергәлеге дип үзгәртеп кору – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин формалаштырган өстенлекле бурычларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда, “Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” (2013 елның 28-29 ноябре) иҗтимагый форумы утырышында хәбәр итте. Форум “Кострон” КСККда уза, анда Евразиянең 18 иленнән 40 тан артык иҗтимагый оешма вәкиле катнаша.
Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга Татарстан республикасы икътисадының өстенлекле юнәлешләрен тәкъдир иттеләр. Сергей Нарышкин бүген Казанга “Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” (2013 елның 28-29 ноябре) иҗтимагый форумы утырышында катнашырга дип килде. Әлеге чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Форум башланыр алдыннан кунаклар холлда урнашкан экспозиция белән таныштылар.
Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алдылар.
Бүген Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек визит белән Татарстанга килде. Делегацияне Казан халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы ветераны Фатых Минушевка “Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” орденын тапшырды. Чара Казан Кремленең камилы залында узды, дәүләт бүләген тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган кышкы чорга әзерлек буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Велес Капитал” инвестиция төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм “Велес Капитал” инвестиция төркеме генераль директоры Сергей Жданов киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.