Татарстан Президенты ГФРна өч көнлек эш визиты кысаларында Тюрингия Премьер-министры Кристина Либеркнехт белән очрашты. Очрашу Эрфурт шәһәрендәге Дәүләт Канцеляриясе бинасында узды (Тюрингия җире, Германия).
Бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән ФРГ Эрфурт шәһәренә (Тюрингия җире) килде һәм анда RUAG Aerospace компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәтне саклау буенча “DASA Working World Exhibition” немец күргәзмәсендә булды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн-Вестфалия җире икътисад, сәнәгать һәм энергетика министры Гарельд Дуин белән очрашты.
Очрашу Ландтаг – Төньяк Рейн-Вестфалия җире (Дюссельдорф шәһәре, Германия) парламенты бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бротье» (Broetje Automation GmbH) компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле иртәнге аш уздырды. Татарстаннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Казан вертолет заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты RED Аircraft GmbH югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.