ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Машина төзүчеләр көне уңаеннан, бүген “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара уздырылды.

Бүген Столбищи бистәсе янәшәсендә киләчәк шәһәре “СМАРТ Сити” төзелешенә рәсми рәвештә старт бирелде. Чара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең V халыкара икътисади саммиты кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федерация советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, “СМАРТ Сити Казан” проектының баш архитекторы, AJM Planning Design Group җитәкчесе Норлиза Хашим, Tatastan Gulf Investment Companу җитәкчесе Халед Әл Джассим, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры Линар Якупов, Россия һәм чит илләр инвесторлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һ.б. катнашты. Рөстәм Миңнеханов, Норлиза Хашим, Ильяс Умаханов һәм Халед Әл Джассим киләчәк шәһәренең икътисади үсеш нокталарын тәшкил итәчәк дүрт зонаны символлаштырылган нигез ташларына капсуллар салды. Дүрт капсулның һәрберсенә әлеге “акыллы шәһәр”дә яшәячәк, укыячак, иҗат итәчәк халыкка мөрәҗәгать юлланган.

PricewaterhouseCoopers компаниясе берничә проект буенча Татарстанның элеккеге һәм ышанычлы партнеры булып тора, әмма хезмәттәшлек потенциалы әле тулысынча гамәлгә ашырылмаган. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министр Илдар Халиков Россиядә PwC идарәче партнеры Дэвид Грей белән очрашу барышында белдерде. Очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, КФУның икътисади һәм стратегик үсеше буенча проректоры Марат Сәфиуллин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара инвестицион форумы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге делегациясе белән очрашты. Делегацияне БГӘнең икътисад министры урынбасары Абдуллах әл-Салех җитәкли.

Kazansummit Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара инвестицион форумы бөтенроссия масштабына ирешергә тиеш. Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов Kazansummit'13 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында шундый фикер әйтте.

Катар Дәүләтенең бизнес һәм сәүдә министры урынбасары Солтан әл-Хәтер җитәкчелегендәге Катар Дәүләте делегациясе белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе председатель Шамил Агеев катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Сенаты Рәисе Сәед Наяр Хөсәен Бохари белән очрашты. Очрашу Kazansummit халыкара инвестицион форумы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Kazansummit халыкара инвестицион форум үзен Россияне ислам дөньясы белән якынайтучы мәйданчык буларак күрсәтте. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган 5нче Kazansummit форумы кысаларындагы иртәнге эшлекле аш вакытында белдерде.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген, Өлкәннәр көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Тантана “Казан” ММҮдә узды.

Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International