Бүген Казанда Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә кайбер инновацион проектларны тәкъдир иттеләр. Киңәшмә Казанда ИТ-парк конференц-залында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркы төзелеше башлануга багышланган тантана булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министрлыгы Алексей Улюкаев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Инновацион төбәкләр ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник катнашты.
Татарстан Республикасында 1 млн. 536,7 мең кв.м торак яки еллык бурычның 64,1 проценты сафка бастырылган. Бу хакта бүген ТР хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Кидәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары белщн үтте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Шулай ук киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.