Бүген Казанда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп алдагы 4 елга моңарчы мөфти вазыйфаларын башкарган, Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды. Корылтайда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Брнода (Чехия Республикасы) Honeywell фәнни-җитештерү үзәгендә булдылар. Визит барышында аэрокосмик һәм автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, биналарны автоматлаштыру өлкәсендә Honeywell карарларыннан файдалану перспективалары, шулай ук астрофизика һәм геодезия өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек Казан (Идел буе) федераль университеты (К(И)ФУ) белән буенча фикер алыштылар.