Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиковны бүген коллективка Россия Федерациясенең Югары арбитраж суды Рәисе Антон Иванов тәкъдим итте.
Николай Новиковны тәкъдим итү Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында узды (Казан Кремле, 1 нче корпус). Чарада Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президенты вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасына ңшлекле визит белән Югары Арбитраж суды рәисе Антон Александр улы Иванов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.