ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында DCM Ventures, Institutional Venture Partners и Trident Capital Fund венчур фондлары җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу барышында республикада булган локаль проектларны глобаль базарларга чыгару, шушы фондларда булган финанс механизмнарын Татарстан Республикасы өчен яраклаштыру, алар командалары белән профессиональ инвесторларны таныштыру һәм Татарстанда алар финанслый торган  инновацион проектларны урнаштыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SAP компаниясенең инновацион тәкъдимнәре белән танышты. Очрашу  Пало-Альто шәһәрендә үтте (Калифорния).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ на эш сәфәре кысаларында 500 Startups бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашты. Эшкуар Дэйв Макклюр нигез салган 500 Startups бизнес-инкубаторы - халыкара венчур фондлары арасында иң атаклыларының бересе. Компаниядә илнең 20 илендә 150 кеше эшли. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч көнлек (2016 елның 9-11 ноябре) эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларында вакытта    Калифорниянең Кремний үзәнендәге Google – Googleplex компаниясе кампусында компания җитәкчелеге белән очрашты. 
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ җитәкчесе Антон Грачев һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) компания офисында узды.
Бүгенгә Advenira Enterprises компаниясенең сыеклыклардан нәзек пленкалы  нанокомпозит япмалар кертү өчен югары технологиясе бар.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында “Пирамида” комплексында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында “Хәзерге заман шартларында дәүләтнең тотрыклылыгы буларак федерализм” темасына I Конституцион укулар узды.

I Конституцион укулар ТР Дәүләт Советы һәм ТР Конституция суды тарафыннан оештырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Америка төрки-татар ассоциациясе җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты.  
Берлингейм (Калифорния) шәһәрендәге  «Татар йорты» залында узган очрашуга 50 кеше килгән иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, “Татфондбанк” ГАҖ идарәсе рәисе Роберт Мусин катнашты.

Бүген (2016 елның 9 ноябрендә) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Рентон һәм Эверетт (Вашингтон штаты) шһәрләрендә «Боинг» компаниясе заводларында булды.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата йөри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International