ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кырдагы эшләр һәм техниканы кышка консервацияләү барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстанга визиты кысаларында Россия беренче вице-премьерының "Яшәү өчен мохит" проектлау буенча беренче халыкара форумында катнашуы көтелә. 

«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Искәртәбез, быел сентябрь азагында Казанның Киров районы суды «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә эшчәнлеген дәвам итүне тыйды. Бу карар өстәмә белем бирү үзәгенең Окольная урамында урнашкан бинасының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә чыгарылды. 


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының 2017елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, суд хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Иннополис шәһәре җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья керлинг федерациясе президенты Кейт Кейтнесс ханым беләр очрашты. Очрашу ТР Президентының ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды, анда ИТ-компанияләрнең 6 проекты каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 474,93 млн. сум тәшкил итә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саньцзюй» Пенкин яңа экологик материаллар акционер компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Иннополиста торак мохитне проектлау буенча беренче Халыкара форум башланды. Дөньякүләм танылган йөзләрчә эксперт торак төзүгә яңача караш һәм яңа стандартлар, шәһәр эчендә уңайлыклар булдыруда заманча принциплар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга җыелды.

Форумны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы генераль директоры Александр Плутник һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International