ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Ирек һәйкәленә чәчәкләр салды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына ике көнлек эш сәфәре кыла. 

Ирек һәйкәле - Ригада атаклы монументларның берсе. Аны сынчы Карлис Зале һәм архитектор Эрнест Шталберг ясаган. Һәйкәлне 1935 елда ачканнар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Ригага (Латвия Республикасы) килде.

Ригада Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис, Латвия Премьер-министры Марис Кучинскис, илнең министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.

Рамзан Кадыйров бүген Чечен Республикасы башлыгы вазифаларына рәсми рәвештә керешә. Инаугурация Грозныйда Дәүләт концерт залында була.

Татарстаннан Рамзан Кадыйровны вазифаларына керешүе белән котлар өчен республика Премьер-министры Илдар Халиков Грозныйга китте.

Үзләрен педагогика өлкәсенә багышлаган кешеләр олы хөрмәткә ия, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең Халыкара укытучылар көнендә эшен башлаган V конгрессында.

Татарстан Президенты фикеренчә, укытучы – баланың шәхес булып формалашуында төп звено. “Без мәктәп, университет төзи алабыз, әмма квалификацияле педагогтан башка яхшы нәтиҗә булмаячак”, - дип саный ул.

Үзләрен педагогика өлкәсенә багышлаган кешеләр олы хөрмәткә ия, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең Халыкара укытучылар көнендә эшен башлаган V конгрессында.

Бүген Казанда Идел буе федераль округында беренче тапкыр буларак “Шелл” (Shell) эре халыкара энергетика компаниясенең автомобильләргә ягулык салу станциясе ачылды. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада XIII Россия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Чара Евразия киңлегенең транспорт-логистика мөмкинлекләрен үстерү темасына багышланган. Форумның төп катнашучылары Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев булды. 

Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашу Казахстан Республикасы Хөкүмәте йортында эшлекле аш форматында узды. Әңгәмә барышында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә алга таба адымнар турында сөйләштеләр. 

Бүген Астанага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.  

Объект Астананың көньяк өлешендә «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексы белән янәшә урнашкан. Искәртәбез, 1997 елда ачылган Тулы вәкаләтле вәкиллек Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм гуманитар багланышларын гамәлгә ашыру буенча Казахстандагы даими эшләүче органы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме Әсәт Исәкәшев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, республиканың кайбер министрлыклары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан  делегациясе Астанага эш сәфәре кыла. Төп максаты – XIII Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International