Татарстанда 2016 елның 21 октябрендә өлкәннәр өчен хокукый белем мәктәбе ачылычак. Бүгенге көнгә республиканың 28 “өченче буын университеты” җирлегендә 80 меңнән артык пенсионер компьтерга өйрәнү курсларын узган. Өлкән буын кешеләре өчен социаль белем бирү системасының торышы турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина сөйләде.
Өлкәннәр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып махсуслаштырылган гериатрик ярдәмне үстерү тора. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен профильле медицина ярдәме күрсәтә торган бүлек яисә үзәкләр, алар Татарстан пенсионерларының актив тормышын озайтырга ярдәм итәчәк. Алдагы ике елда районнарда яшәүчеләр өчен дә гериатрик ярдәм күрсәтелә башлаячак.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.
Татарстанда өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүнең заманча технологияләре гамәлгә кертелә. Аларның кулланылышы һәм пенсионерлар белән эшләү нәтиҗәләре хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
Бүген Казанның Киров районында “Залесный Сити” торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән “Сувар Девелопмент” компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.
Бүген Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкилен Руслан Харис улы Кәбировны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында илнең икътисадый казанышлары күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Төрекманстан Бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган.
Күргәзмә ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен татарстанлылар исеменнән барлык төрекмәнстанлыларны якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Төрекмәнстан Бәйсезлеге көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта «Огузхан» комплексында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны һәм барлык Төрекмәнстан халкын якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Төрекмәнстан Бәйсезлеге көненең 25 еллыгы белән котлады. Ул Президентка – киләчәктә дә дәүләт эшчәнлегендә уңышлар, Төрекмәнстан тугандаш халкына алгарыш һәм дәүләтнең чәчәк атуын теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кыла. Ашхабад аэропортыннан ул Төрекмәнстан Милли-мәдәни үзәк Мукамнар сараена юнәлде, анда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан мәдәният әһелләре концерты уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад шәһәрендә Сапармурат Ниязов исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин һәм Төрекмәнстан Дәүләт спорт комитеты рәисе Тойли Камәков каршы алды.